Runtime (0.00297 seconds)
#4

Interpretation of ( Al-Baqarah 73 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Без әйттек: "Сыерның берәр әгъзасы белән мәеткә сугыгыз". Сыерның койрыгы белән мәеткә суктылар, мәет терелде һәм үтерүчеләрне әйтте, алар хөкем ителделәр. Шул мәетне тергезгән кебек Аллаһ кыямәт көнне мәетләрне тергезер. Әнә шулай, Аллаһ үзенең барлыгына һәм берлегенә дәлилләр күрсәтә, бәлки гыйбрәтләнерсез һәм вәгазьләнеп төзәлерсез! (Бу сыер вакыйгасы кешеләр өчен гыйбрәттер. Муса г-м сыерны бугазлагыз дигәч, шунда ук берәр сыерны бугазласалар- Аллаһуның әмерен үтәгән булырлар иде, ләкин яһүдләр, тәкрар сорау биреп, үзләренә авырлык китерделәр, ахырдан ул сыер өчен үзенең тиресе тулы алтын түләргә мәҗбүр булдылар. Шуның белән Аллаһу тәгалә күрсәтә ки, аның әмерен күп тикшереп, сорап тормыйча, тирәнгә кермичә, шундук үтәүнең хәерлесен. Бакара сурәсендә 285 аятьтә"Самиґнә вә әтәґнә"чын мөселманнар Аллаһуның әмерләрен ишеткәч, күп сорап тормыйча: "Без ишеттек һәм буйсындык",дип әйтәләр ди). ] - Interpretation of ( Al-Baqarah 73 )

[ فَقُلْنَا اضْرِبُوهُ بِبَعْضِهَا كَذَلِكَ يُحْيِي اللَّهُ الْمَوْتَى وَيُرِيكُمْ آيَاتِهِ لَعَلَّكُمْ تَعْقِلُونَ ] - البقرة 73

#5

Interpretation of ( At-Tahrim 3 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Расүл г-м бәгъзе хатыннарына яшерен сер итеп әйтте, ягъни Хәфсәгә Мэрияне үзенә хәрам кылганлыгын һәм үзеннән соң Әбү Бәкер халифә булачагын, аннан соң Ґүмәр халифә булачагын сөйләде, һәм бу сүзне һичкемгә сөйләмә, диде. Әмма Хәфсә Мэрия хакындагы серне һәм Әбү Бәкер хакындагы серне Гаишәгә сөйләде. Хәфсә бу серләрне Гаишәгә белдергәч, Аллаһ Хәфсәнең бу серләрне Гаишәгә белдергәнен Мухәммәд г-мгә белдерде, Мухәммәд, г-м Хәфсәнең бу серләрне Гаишәгә сөйләгәнлеген бәгъзесен үзенә әйтте, бәгъзесен әйтмәде. Ягъни ий Хәфсә! Мәрияне үземә хәрам кылганлыгымны ни өчен Гаишәгә сөйләдең, диде, әмма Әбү Бәкер Ґүмәр хакындагы серне кузгатмады, нигә сөйләдең димәде. Мухәммәд г-м Хәфсәгә бу серләрне ник сөйләдең дигәч, Хәфсә: "Минем бу серләрне Гаишәгә сөйләгәнлегемне сиңа кем белдерде",диде. Мухәммәд г-м, һәрнәрсәне белүче вә һәрнәрсәдән хәбәрдар булган Аллаһ белдерде диде. ] - Interpretation of ( At-Tahrim 3 )

[ وَإِذْ أَسَرَّ النَّبِيُّ إِلَى بَعْضِ أَزْوَاجِهِ حَدِيثًا فَلَمَّا نَبَّأَتْ بِهِ وَأَظْهَرَهُ اللَّهُ عَلَيْهِ عَرَّفَ بَعْضَهُ وَأَعْرَضَ عَنْ بَعْضٍ فَلَمَّا نَبَّأَهَا بِهِ قَالَتْ مَنْ أَنْبَأَكَ هَذَا قَالَ نَبَّأَنِيَ الْعَلِيمُ الْخَبِيرُ ] - التحريم 3