Runtime (0.00312 seconds)
#2

Interpretation of ( Al-FatH 15 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Хөдәйбиягә бармыйча синнән аерылып калган монафикълар әйтерләр: "Сез табыш малын алырга барган вакытта безне дә алыгыз, сезгә ияреп барыйк",дип. Хөдәйбиядән кайткач Мухәммәд г-м сахабәләрне Хәйбәргә җибәрергә хәзерләде, Хөдәйбиядә Аллаһуга бәйґәт биргән Сәхабәләр генә Хәйбәргә хәзерләнсеннәр, диде. Хәйбәр сугышында мөселманнар җиңә калсалар, аннан күп табыш малы өмет ителә иде. Хәйбәр сугышы һәм аннан алыначак табыш малы, Хөдәйбиягә бәйґәт биргән сәхабәләргә генә тапшырылды. Хөдәйбия сәфәренә чыкмый калган монафикълар, Аллаһу тәгаләнең: "Хәйбәр сугышы вә табыш малы, Хөдәйбиядә бәйґәт биргән сәхабәләргә генә тапшырылсын",дигән сүзен алыштырырга, үзгәртергә телиләр, ягъни Хәйбәргә барырга бик тырышалар. Син аларга әйт: "Безгә ияреп Хәйбәргә һич тә бармассыз, Аллаһу тәгалә сезнең хакта "Хәйбәргә бармасыннар", дип, без Хөдәмбиядән кайтмас борын ук әйтте". Ул монафикълар әйтерләр: "Табыш малыннан хөседләнеп безне Хәйбәргә җибәрмисез",дип. Бәлки алар эшнең хакыйкатен аңламыйлар, мәгәр бик аз аңлыйлар, ягъни дөнья эшен, дөнья малын гына яхшы аңлыйлар. ] - Interpretation of ( Al-FatH 15 )

[ سَيَقُولُ الْمُخَلَّفُونَ إِذَا انْطَلَقْتُمْ إِلَى مَغَانِمَ لِتَأْخُذُوهَا ذَرُونَا نَتَّبِعْكُمْ يُرِيدُونَ أَنْ يُبَدِّلُوا كَلَامَ اللَّهِ قُلْ لَنْ تَتَّبِعُونَا كَذَلِكُمْ قَالَ اللَّهُ مِنْ قَبْلُ فَسَيَقُولُونَ بَلْ تَحْسُدُونَنَا بَلْ كَانُوا لَا يَفْقَهُونَ إِلَّا قَلِيلًا ] - الفتح 15

#3

Interpretation of ( Al-Baqarah 196 ) in Tatar by Yakub Ibn Nugman - tt

[ Фарыз һәм нәфел хаҗны үтәргә ниятләсәгез, икесен дә Аллаһ ризалыгы өчен шартларын җиткереп үтәгез! Хаҗ сәфәренә чыккач чирләп яки башка гозер белән Мәккә шәһәренә барып җитә аямасагыз, кулыгыздагы корбанлыкны хаҗиләргә биреп җибәрегез, корбанлыклар бугазланачак көнне сезнең өчен бугазларлар. Хаҗиләр артыннан җибәргән корбанлыгыгыз урынына җитеп бугазланмыйча башларыгыздан чәчләрегезне алмагыз, корбанлыкларыгыз бугазлангач чәчләрегезне алу рөхсәт. Хаҗ гамәлләрен үтәгәндә сездән берегез сырхау булса яки башында рәнҗү булса, йә бетләсә – ул вакытта хаҗ гамәлләре тәмам булмаса да, чәчен алдырыр, ләкин вакытсыз чәчен алдырганы өчен фидия лязем булыр: садака бирү яки рузә тоту йә корбан чалу. Сырхаудан һәм башка гозерләрдән имин булган хәлдә фарыз хаҗга чаклы нәфел хаҗ "гомрә"не үтәп ихрамнан чыкса, аңа корбан бугазлау лязем булыр. Әгәр корбанлык тапмаса, хаҗ гамәлләрен үтәгән көннәрдә өч көн рузә тотмак, өйгә кайткач янә җиде көн тотмак лязем булыр. Барчасы бергә ун көн. Югарыда күрсәтелгән хөкемнәр өй җәмәгате мәсҗид Хәрамда булмаган хаҗиләр өчен. Аллаһудан куркыгыз, хаҗ тәртипләрен бозудан сакланыгыз! Вә яхшы белегез: Аллаһ каты ґәзаб белән үч алучы! ] - Interpretation of ( Al-Baqarah 196 )

[ وَأَتِمُّوا الْحَجَّ وَالْعُمْرَةَ لِلَّهِ فَإِنْ أُحْصِرْتُمْ فَمَا اسْتَيْسَرَ مِنَ الْهَدْيِ وَلَا تَحْلِقُوا رُءُوسَكُمْ حَتَّى يَبْلُغَ الْهَدْيُ مَحِلَّهُ فَمَنْ كَانَ مِنْكُمْ مَرِيضًا أَوْ بِهِ أَذًى مِنْ رَأْسِهِ فَفِدْيَةٌ مِنْ صِيَامٍ أَوْ صَدَقَةٍ أَوْ نُسُكٍ فَإِذَا أَمِنْتُمْ فَمَنْ تَمَتَّعَ بِالْعُمْرَةِ إِلَى الْحَجِّ فَمَا اسْتَيْسَرَ مِنَ الْهَدْيِ فَمَنْ لَمْ يَجِدْ فَصِيَامُ ثَلَاثَةِ أَيَّامٍ فِي الْحَجِّ وَسَبْعَةٍ إِذَا رَجَعْتُمْ تِلْكَ عَشَرَةٌ كَامِلَةٌ ذَلِكَ لِمَنْ لَمْ يَكُنْ أَهْلُهُ حَاضِرِي الْمَسْجِدِ الْحَرَامِ وَاتَّقُوا اللَّهَ وَاعْلَمُوا أَنَّ اللَّهَ شَدِيدُ الْعِقَابِ ] - البقرة 196